Районның баш автоинспекторы Илнур Кәримуллин әйтүенчә, райондашларыбыз арасында машина белән таныклыксыз гына идарә итүчеләр дә, саклык каешын куймаучылар да байтак икән.
Быелның җиде аенда 22 йөртүче юлга таныклыксыз гына чыкса, 300 йөртүче саклык каешын эләктереп торуны кирәк санамаган. Узган ел шушы чорда 259 йөртүче машина белән таныклыксыз гына идарә итеп, 6 кеше саклык каешын куймыйча гына йөргән иде. Бу көннәрдә (10 августта - 19 августка кадәр) республика, шул исәптән районыбыз юлларында “Мәктәп автобусы” дип аталган профилактик чара үткәрелде. Аңлашыла ки, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында яңа уку елы якынлаша. Чара барышында инспекторлар тарафыннан “Хуҗалык - эксплуатация конторасы” карамагында булган 12 мәктәп автобусына тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында сигнал утлары (мигалка) саклык каешларының төзеклеге,”Балалар” билгесенең барлыгы - юклыгы, машина йөртүчеләрнең таныклыклары каралды.
Оператив мәгълүматларга караганда, агымдагы елның җиде аенда республикада автобуслар белән бәйле 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше үлгән, 81 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
Нет комментариев