Татарстан «Я в Агро» конкурсында  җиңде
В республике

Татарстан «Я в Агро» конкурсында җиңде

Тула өлкәсендә «Я в Агро» Бөтенроссия конкурсының финалы тәмамланды.

Татарстан делегациясе бу бәйгедә җиңү яулады, анда мәктәп укучылары, студентлар, АПК активистлары һәм белгечләре бар иде. Команда дәүләт программасы кысаларында авыл территорияләрен төзекләндерү буенча алты проектны гамәлгә ашыру хокукына ия булачак – һәркайсына 5 млн сумга кадәр.

Финалда 50 төбәктән 700 кеше катнашты. Икенче урынны Марий Эл Республикасы алды, өченче урынны Вологда һәм Тула өлкәләре бүлеште. Росмолодежь башлыгы Григорий Гуров билгеләп үткәнчә, беренче сезонда конкурс бөтен ил буйлап 50 мең яшь кешене берләштергән. 

 

Чыганак:  Казанские ведомости

 


Нет комментариев