24 декабрь 2024 яңалыклары
-
Теләче районы беренче урында!
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Ел спортчысы – 2024»республика спорт премиясен тапшыру тантанасы узды.
-
Теләче Газ хуҗалыгында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды
Бүген район газ оешмасы хезмәткәрләре 2024 елга йомгак ясады.
-
Профилактик акция узды
24 декабрь көнне Теләченең үзәк урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре - полиция лейтенанты Ленар Кыямов һәм полиция майоры Салават Каюмов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, Иске Җөри урта мәктәбенең Яшь юл инспекторлары, “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзалары белән берлектә “Засветись! - Ялтырап тор!” дип исемләнгән профилактик акция үткәрде.
-
Кышлату чоры бара
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте һәм “Шәрәфиев Р.З.”.шәхси предприятиесенең терлекчелек комплексларында булып кышлатуның барышы белән танышып кайттык.
-
2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне кабат кайтара
Киләсе елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат индексацияли башлаячак. Димәк, эшләү яисә эштән туктау фактына бәйсез рәвештә пенсия алучыларның барысының пенсияләре артачак. Әмма әлеге факт түләүләрнең арту күләменә турыдан-туры бәйле.
-
Теләчедә Яңа ел иртәләре башланды
Яңа ел - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы әкият.
-
Теләчедә үзәк чыршы ачылачак
27 декабрьдә, Теләче халкы һәм кунаклары районның төп чыршысын ачу бәйрәменә чакырыла
-
Яңа ел бәйрәмнәрендә кагыйдә бозучыларга күпме штраф салыначак?
Ут-күздән сакланыйк! Коткаручылар көтеп алган бәйрәм көннәрендә әнә шул кагыйдәне дә истән чыгармаска киңәш итә. Елның-елында бу чорда янгын очраклары – биш, ут корбаннары ике тапкыр арта икән.
-
Мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсе узды
Бүген, 24 декабрь көнне мәдәният хезмәткәрләре катнашында чираттагы киңәшмә узды.
-
АО «Транснефть - Прикамье» завершило строительство базы флота в Республике Татарстан
АО «Транснефть – Прикамье» завершило строительство базы флота в Казанском районном нефтепроводном управлении. База расположена рядом с населенным пунктом Кирельское Камско-Устьинского района Республики Татарстан.
-
Прошла региональная акция «Всё решают только знания: разберем со специалистом!»
23 декабря на базе МБОУ-Тюлячинской СОШ Тюлячинского муниципального района по предмету «Математика» прошла региональная акция «Всё решают только знания: разберем со специалистом!» для выпускников 9 и 11 классов.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары өчен экскурсия оештырылды
23 декабрь көнне «АК БАРС» банкы белән берлектә, районыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары өчен Ak Bars Retro Cars ретроавтомобильләр күргәзмә комплексына экскурсия оештырылды.
-
Теләчелеләр «Яңа ел белән , гаилә!» дип аталган телемарафонында
«Яңа ел белән , гаилә!» дип аталган телемарафонның туры эфирга чакырулы кунаклары Теләче районы Иске Җөри авылыннан Фәләхиевлар гаиләсе иде.