Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Профилактик акция узды

24 декабрь көнне Теләченең үзәк урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре - полиция лейтенанты Ленар Кыямов һәм полиция майоры Салават Каюмов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, Иске Җөри урта мәктәбенең Яшь юл инспекторлары, “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзалары белән берлектә “Засветись! - Ялтырап тор!” дип исемләнгән профилактик акция үткәрде.

Чара барышында алар Кыш бабай (Равил Насыйбуллин) белән бергә машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә яктылык кайтару элементларының  әһәмияте турында сөйләделәр, белешмәлекләр, яктылык кайтаручы жилетлар, билгеләр, фонарьлар бүләк иттеләр, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, хәерле юллар теләделәр.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев