Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кышлату чоры бара

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте һәм “Шәрәфиев Р.З.”.шәхси предприятиесенең терлекчелек комплексларында булып кышлатуның барышы белән танышып кайттык.

Исегезгә төшерәбез, “Алан” ширкәтендә базасында үз саву залы булган, 1000 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелеп килә. Агымдагы елның июнь аенда шуның 500 баш сыер сыйдырышлы беренче торагы төзелеп файдалануга тапшырылды. Хәзер биредә 415 баш савым сыеры асрала. Алардан көн саен барлыгы 11 тонна сөт савып алына. Арада 36, 35 килограмм сөт бирүче тана-сыерлар да бар. Кагыйдә буларак яңа торакка тана-сыерлар гына кертелә. Тана-сыерларның 200 башы күрше Киров өлкәсеннән сатып алынса, калганнарын - хуҗалык үзе тәрбияләп үстергән.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев