Махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары өчен экскурсия оештырылды
23 декабрь көнне «АК БАРС» банкы белән берлектә, районыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары өчен Ak Bars Retro Cars ретроавтомобильләр күргәзмә комплексына экскурсия оештырылды.
Балалар 40 ретроавтомобиль һәм мотоциклдан торган коллекция белән таныштылар. Анда совет һәм чит ил модельләре тупланган. Тәкъдим ителгән һәр экспонатның үзенең кызыклы тарихы бар иде. Балалар экспонатларга утырып карый алдылар һәм истәлеккә фотога да төштеләр.
Әлеге чарада район башлыгы Фәтхуллин Айрат Гыйлван улы да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев