Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсе узды

Бүген, 24 декабрь көнне мәдәният хезмәткәрләре катнашында чираттагы киңәшмә узды.

Киңәшмәдә,   районда  Яңа елны каршылау буенча план-график нигезендә  уздырылачак мәдәни чараларны сыйфатлы үткәрү мөмкинчелекләре  билгеләнде. Мәдәният бүлеге башлыгы Иксанов Д.С.бәйрәмнәр үткәргәндә бигерәк тә куркынычсызлык чараларын катгый үтәүне төп шарт итеп куйды.

Киңәшмәнең икенче өлешендә Россия Федерациясе үсешенең милли максат күрсәткечләре исемлегенә кертелгән «Дәүләт һәм муниципаль мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты оешмалары эшеннән гражданнарның канәгатьлелек дәрәҗәсе» буенча мониторинг үткәрү турында  район мәдәният йорты методисты Вәлиева К.Н. чыгышы тыңланды. 2024 елның 7 маенда Россия Федерациясе президенты тарафынан кабул ителгән  «2030 елга кадәр чорга һәм перспективада 2036 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары турында» Указы нигезендә, 2025 елдан башлап  аноним  рәвештә һәр мәдәният оешмасы эше гражданнар тарафыннан бәяләнеп барачак. Бу мониторинг «Гаилә» милли проекты һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты күрсәткече булып та санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев