Яңа ел бәйрәмнәрендә кагыйдә бозучыларга күпме штраф салыначак?
Ут-күздән сакланыйк! Коткаручылар көтеп алган бәйрәм көннәрендә әнә шул кагыйдәне дә истән чыгармаска киңәш итә. Елның-елында бу чорда янгын очраклары – биш, ут корбаннары ике тапкыр арта икән.
Узган ел, әйтик, Яңа ел ялларында 112 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 5 кешенең гомере өзелгән. Сәбәпләре төрле, әмма тагын бер санга игътибар итик әле: 4 кешенең үлеменә китергән 9 фаҗига исерек кешеләр гаебе белән килеп чыккан. Шуңа күрә 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин сүзләренә караганда, бу чорда пиротехника кулланучыларга игътибар артачак. Фейерверкларны махсус урыннарда гына кулланырга ярый. Бүген республикада шундый 914 урын исәпләнә. Аларны 25 декабрьгә кадәр оештырып бетерергә тиешләр.
Уяу булу кемгә дә артык түгел. Бигрәк тә бәйрәм көннәрендә. Аны арттыру максатыннан, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә салыначак штраф күләмен дә ике тапкыр арттырмакчылар. Ул 25 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр гамәлдә булачак. Узган ел, әйтик, шушы чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән 30 кешегә 180 мең сум күләмендә штраф салынган.
Быел кагыйдә бозучыларга күпме штраф салыначак?
– Физик затлар – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр
– Җаваплы затлар – 30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр
– Эшмәкәрләр – 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр
– Оешмалар – 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/158855/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев