25 август 2023 яңалыклары
-
“Китап укучылар көне”н билгеләп үттеләр
Бүген Иске Җөри авылы мәдәният йортында “Китап укучылар көне” уңаеннан, җылы очрашу узды.
-
Иске Җөри авылында урнашкан «Гаилә учагы» йортында
Бүген районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев эшлекле очрашу белән килгәнен хәбәр иткән идек. Алар, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән берлектә, Иске Җөри авылында урнашкан «Гаилә учагы» йортында да булып, анда тәрбияләнүче балаларга мәктәп өчен кирәк булган ручка - дәфтәр тутырылган букчалар һәм башка кирәк - яракларны сатып алу өчен Сертификат тапшырдылар.
-
Биккининнар гаиләсе Теләче районының лаеклы вәкилләре
2023 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды.
-
Районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев эшлекле очрашу белән
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев эшлекле очрашу белән Теләче районында булып китте.
-
Сыйфатлы башкару зарур
Бүген, ягъни 25 август көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән районыбыз басуларында булып урып-җыю (2023 ел урагы бүген-иртәгә тәмамланачак), көзге чәчү, туңга сөрү эшләренең барышы белән танышты.
-
Редакциягә татарча открыткалар һәм конвертлар кайтты
«Хатлар йорты» чыгарган татарча открыткаларны хәзер Теләчедә дә сатып алырга мөмкин.
-
Йөрәккә зыянлы 7 ризык
Йөрәк сәгать кебек көйле эшләсен өчен нинди эчемлек һәм ризыклардан саграк булырга? Сүзебез шул хакта.
-
Ялларга һава торышын фаразладылар
Татарстанда һава температурасы түбәнәюен дәвам итә. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итә.
-
Бәйрәмгә чакырабыз
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 26 август көнне Теләче спорт паркында (бассейн янәшәсендәге паркта) Республика көне уңаеннан үткәреләчәк бәйрәм чарасына көтеп калабыз.