Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Җөри авылында урнашкан «Гаилә учагы» йортында

Бүген районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев эшлекле очрашу белән килгәнен хәбәр иткән идек. Алар, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән берлектә, Иске Җөри авылында урнашкан «Гаилә учагы» йортында да булып, анда тәрбияләнүче балаларга мәктәп өчен кирәк булган ручка - дәфтәр тутырылган букчалар һәм башка кирәк - яракларны сатып алу өчен Сертификат тапшырдылар.

Билгеләп узасы килә, республиканың төрле төбәкләреннән җыелган, кече яшьтә булуларына карамастан авыр сынауларга дучар булган балалар, ел дәвамында яңа гаиләләренә ияләнеп, Әниләре Мәликә ханымны яратып, үз итеп яшиләр. Белгечләр күңел җылысына төреп аларны тернәләндерергә, тормышка җайлаштырырга тырышалар. Моның өчен аерым бүлмәләр каралган. Массаж, релакс, уен бүлмәләрендә балалар аеруча яратып шөгылләнәләр. Менә шул җылы мөнәсәбәт үзе үк аларның бозылган психикаларын күпмедер дәрәҗәдә үз эзенә сала да инде. 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев