Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ялларга һава торышын фаразладылар

Татарстанда һава температурасы түбәнәюен дәвам итә. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итә.

Бүген, 25 августта, республикада явым-төшемнәр көтелми. Төнлә — 6-11, көнчыгыш районнарда 1-6 градус җылы, ә түбәнлекләрдә туфракта 0 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал. Көндез 16-21 градуска кадәр җылы булачак.

Шимбә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Төнлә — 3-8, көнбатышта 9-11 градус җылы булачак. Көндез 14-19 градус җылы булыр дип көтелә.

Якшәмбе көнне салкын һәм болытлы һава торышы көтелә. Төнлә — 3-8 градус, көнбатышта 11 градуска кадәр җылы, көндез җылылык 12-17 градустан артмаячак.

Чыганак:https://vatantat.ru/2023/08/120999/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев