Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Биккининнар гаиләсе Теләче районының лаеклы вәкилләре

2023 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе җтәкчесе Нигматуллина Гөлшат Рәдиф кызы азсызыклавынча “Әлеге чара унынчы ел рәттән үткәрелеп, әлеге чарада 500 артык иң яхшы гаиләләр катнашу бәхетенә иреште”.

Быел Теләче муниципаль районын Алан авылыннан Рәшид хәм Рәшидә Биккининнар тәкъдим итте.  50 ел бергә тигезлектә гомер кичергән Биккининнар гаиләсе районыбының яшь гаиләләренә үрнәк гаилә булып тора.

Гаилә башлыгы Рәшид Заһид улы 1947 елда Саба районының Елыш авылында туып, урта мәктәпне тәмамлагач, Совет Армиясе рәтләрендә хезмәт итеп, хемәт юлын “Родина” колхозында агроном буларак башалап җибәрә. 1985 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы Алан авылы советы председателе булып эшли.

Рәшидә Хәмзә кызы 1951 елда Алан авылында туып үсә. Мәктәп тәмамлап авыл кибетендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Лаеклы ялга чыукканчы туган колхозында хезмәт итә.

  Рәшит абый белән Рәшидә апа 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кече улларының махсус хәрби операциядән җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтуын күрү теләге белән көн күрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев