Сыйфатлы башкару зарур
Бүген, ягъни 25 август көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән районыбыз басуларында булып урып-җыю (2023 ел урагы бүген-иртәгә тәмамланачак), көзге чәчү, туңга сөрү эшләренең барышы белән танышты.
Йөреш вакытында районыбыз җитәкчеләре соңгы биш көндә урып-җыюда нәтиҗәле эшләгән комбайнчыларга акчалата премия сертификатлары һәм “Урак батыры - 2023” Мактау вымпелларын тапшырдылар. Әлегедәй бүләкләргә җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте комбайнчылары - Фоат Дәүләтшин, Мәүлетҗан Хәбибуллин, Ильяс Җәләлетдинов, “Әхмәтова Ф.Г” крестьян-фермер хуҗалыгыннан - Фәнис Насретдинов, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгынннан - Әнвәр Мөхәммәтшин, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән Фәнис Миннебаев, җаваплылыгы чиклән “Алан” ширкәтеннән Ренат Гатауллин белән Айрат Сабиров, җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтеннән Ирек Гәрәев лаек булды.
Район башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар һәм механизаторлар белән җанлы әңгәмә корды һәм көзге чәчү, туңга сөрү эшләрен оптималь срокларда, югары сыйфат белән башкарып чыгу бурычын куйды.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев