Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Черкиләр әнис исен яратмый

Җәй көне черкиләрдән саклану өчен алар яратмый торган нәрсәләрне белергә кирәк. Әйтик, черкиләр базилик, эвкалипт, канәфер һәм әнис исен яратмый.

Бу үсемлекләрнең согын сыгып, тәнегезнең ачык урыннарына сөртсәгез, черкидән курыкмыйча йөри аласыз. Черкиләр кереп тулган бүлмәгә яңа өзелгән базилик яки шомырт яфраклары куярга мөмкин. Өйгә черки кермәсен дисәгез, тәрәзә каршына помидор яки аю баланы (бузина) утыртырга кирәк. Бакчада эшләгәндә черки тешләүгә чыдап булмаса, сарут (пырей) өзеп, шуның согын тәннең ачык урыннарына сөртегез.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/174042/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев