Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гади гөлбадранның файдасы

Гади гөлбадранның чәчәк төркемендә эфир мае, органик кислоталар, флавоноидлар, дуплау һәм ачы матдәләр бар.

Гөлбадранның чәчәк төркемнәре халык медицинасында ашказаны, баш авыртканда һәм үт кудыру чарасы буларак кулланыла. Гөлбадран чәчәкләрен июнь азагыннан сентябрьгә кадәр җыярга була. Кипкән гөлбадранны өч елга кадәр сакларга мөмкин.

Аның төнәтмәсе ашказаны серкәлелеген күтәрергә, аппетитны яхшыртырга сәләтле. Медицинада гөлбадранны күбесенчә ашказаны-эчәк авырулары, бавыр, үт куыгын дәвалауда кулланалар. Шулай ук гөлбадран чәчәкләрен организмнан бабасыр, аскаридлар, башка паразит суалчаннарны кудыру өчен эчәләр.

Гельминтоздан (паразит суалчаннардан) котылу өчен, гадәттә, 1,5 аш кашыгы гөлбадран чәчәгенә 1 литр кайнап торган су коеп, сулы кәстрүлдә 10-15 минут, яисә термоста 4 сәгатьләп төнәтәләр. Ашар алдыннан 20-30 минут кала көненә 3 тапкыр эчәләр. Дәвалау 3-5 көн дәвам итә. Курс азагында эч йомшарткыч дару йә үлән эчү хуплана.

Чәчәкләрдән буыннар ялкынсынганда ванна һәм чылаткычлар да ясарга була. Аякларны көзән җыерганда төнәтмәсен аяк ванналарына кушалар.

Ләкин гөлбадранны күп микъдарда куллану агулануга китерергә мөмкин икәнен онытмагыз. Аны авырлы ханымнарга, 7 яшькә кадәрге балаларга, кан басымы югары булганда, яман шеш белән авыручыларга эчәргә ярамый. Дәваланганда табиб белән киңәшләшү кирәк.


Кызыл китапка кертелгән (2006).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев