Бу рецепт белән майлы, каен, усак гөмбәләрен һәм опятаны маринадлап була.
Чистартылган гөмбәгә су салып кайнатып чыгарып, түгәргә. Чайкап, кабат су , тоз өстәп 30-40 минут кайнасы. Ул суны саркытып, тагын бер тапкыр чайкатасы
Маринад өчен 1 л суга – 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, лавр яфрагы, 4-5 кара, 4-5 хуш исле борыч, 1-2 канәфер кирәк. Шуларны салып кайнатып чыгарасы. Гөмбәне маринадка салып 15 минут кайнатасы, аннан 4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстисе.
Кайнар гөмбәне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә 2 аш кашыгы кайнатылган үсемлек мае өстәп, капкач белән ябасы.
Нет комментариев