Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йод эремәсен ничек дөрес итеп кулланырга?

Сорауга бакчачы-блогер Людмила Кудрявцева җавап бирде:

– Йод эремәсе помидор үсентеләрендәге күп кенә чирләргә каршы көрәшү өчен бәһаләп бетергесез санала. Аны 10 литр суга 10 тамчы йод, бер литр эремчек суы (яки әчегән сөт) һәм ярты чәй кашыгы бор кислотасы өстәп ясыйлар. Барысын бергә болгатып, помидор үсентеләренә бөркиләр.

Болай эшләгәндә, помидор уңышы мулдан булачак, үсентеләр фитофтора белән дә чирләмәячәк. Эремәне куллану вакытына килгәндә, беренче тапкыр аны помидор үсентеләре чәчәк аткач бөркиләр. Бер-ике атнадан бу эшне яңадан кабатлыйлар.

Гомумән, үсентеләр чәчәктә утырганда, 4–5 тапкыр бөркергә кирәк. Йод эремәсен шулай ук кыяр, баклажан ише культураларга карата да кулланырга була.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112726/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев