Кан басымы түбән булган кешегә йөзү һәм теннис, волейбол, бадминтон кебек актив спорт төрләре файдалы.
Гипотониклар йокларга ярата. Гадәттә, олы кешегә 6-8 сәгать йокы кирәк булса, кан басымы түбән булганнарга 10 сәгать тә җитми. Иртән ятактан кинәт сикереп тормагыз. Уянгач, азрак кул-аякларны селкеткәләп, урында күнегүләр ясау, ягъни тәнне уяту файдалы. Шуннан соң гына акрынлап торырга мөмкин. Болай баш әйләнү, иртән аңны югалту булмаячак.
Көнгә 2 литр чамасы су эчегез, 4-5 тапкыр ашагыз. Рацион В, С, Е витаминнарына бай булырга тиеш.
Нет комментариев