Татарстанда Ту-214 не җитештерү башлана
В республике

Татарстанда Ту-214 не җитештерү башлана

Росавиация Ту-214 самолетының импортны алмаштырылган конструкциясен хуплады, бу аны серияле җитештерү һәм авиакомпанияләргә китерү мөмкинлеген ача, дип сөйләде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында.

Моннан тыш, "Ансат" вертолетының импорт алмаштырылган кыяфәтендә үзебезнең ил двигателе белән сертификация сынаулары дәвам итә. Шулай ук Ми-34 вертолетын җитештерүгә кую буенча да эш алып барыла.

 


Нет комментариев