Кышлыкка солянка рецепты
Кирәк: 1 кг кәбестә, 2 кг помидор, 1 кг суган , кг кишер. 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 10 данә кара борыч, 300 мл сыек май.
Барлык яшелчәләрне турап, аш серкәсеннән кала барлык ингредиентларны кәстрүлгә салып болгатасы һәм газга куясы. Болгатып торып, 2 сәгать пешерәсе. Аннары аш серкәсен салып болгатасы һәм алдан парландырып куелган банкаларга тутырып, каплап куясы.
700миллилитрлы дүрт банка чыга.
Чыганак: http://shahrikazan
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев