Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Миләштән джем

Витаминнарга бай булганлыктан, миләшне хәлсезләнгәндә һәм кан аз булганда файдаланалар дип беләм. Миләштә А витамины кишергә караганда да күбрәк. С витамины буенча ул хәтта лимонны да уздыра.

Джем өчен кирәкле ингредиентлар 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон кирәк.

Әзерләү тәртибе. Джем өчен миләш җиләкләрен, лимонны, әфлисунны, иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка салабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да пешерергә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта тагын 45 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алырга кирәк.

Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм салкынча урында саклыйбыз.

 

Чыганак: intertat

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев