Роза куакларын кырмыска басса
Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә.
– «Муравин», «Гром», «Кинмикс», «Алатар», «Великий воин» кебек препаратларны инструкциясендә күрсәтелгәнчә сибегез. Чәчәк – ризык түгел, «химия» кулланудан курыкмагыз. Кырмыскадан соң гадәттә үлән бете пәйда булырга мөмкин. Караштырып торыгыз: монысы барлыкка килсә, тагын берәр препарат белән эшкәртегез. Төпләренә көл сипсәгез дә була. Яфракларына тисә дә ярый. Өстән генә сипмәгез.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84785/
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев