Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сарымсак үстерүчеләргә киңәшләр

Тиздән сарымсакны алыр вакыт та җитә. Шуңа ул мул уңыш бирсен өчен, хәзер соңгы тапкыр тукландырып калырга кирәк. Әлеге эшне сарымсак укларын җыеп алганнан соң ике көн үткәч башкару яхшы. Угы кисеп алынган урыны кибеп, ул артык дым югалтмасын өчен шулай эшләнә.

Түбәндәге ысуллар белән тукландырган очракта сарымсак башлары эрерәк һәм кышка да чыдамрак булыр. Тукландыру алдыннан сарымсакка су сибеп чыгарга онытмагыз.

1 ысул. 10 л суга 1 л  агач көле салып болгатырга һәм ике сәгатьтән 1 кв. метр мәйданга 5 л исәбеннән сибәргә. Әзер төнәтмәгә су саласы түгел.

2 ысул.  10 л суга 1 аш кашыгы магний сульфаты, 1 аш кашыгы суперфосфат һәм шул ук күләмдә калий сульфаты салып болгатырга һәм сибәргә.

3 ысул. 2 аш кашыгы калий монофосфатын 10 л суга салып болгатырга һәм сибәргә.

Укларын җыйганнан соң сарымсакка су сипмәсәң дә ярый дип уйлыйлар. Яхшы уңыш җыеп алу өчен, аңа да 7–10 көн саен су сибеп торырга кирәк. Әлбәттә, монда чама хисен онытып җибәрмәгез, туфрак кирәгеннән артык юеш түгел, ә дымлы гына булсын. Чөнки күп су сибү тамыр черүгә һәм башка авыруларга сәбәпче булырга мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/115796/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев