СУГАНЧАЛАРЫН НИЧЕК САКЛАРГА?
Гладиолус соңгы вакытта кабат популярлаша, аның хәзер бик матур төсләре бар.
Гладиолусның суганчаларын казыганнан соң сабагын 5-6 см калдырып кисәргә кирәк. Туфрагын коеп, 30 минут “Фундазол”, “Максим” кебек фунгицидта тотып йогышсызландырыгыз. Аннан коры җиләс урында киптерегез. Тулысынча кипкәннән соң гына төптән үк кисәргә ярый.
Тиешенчә киптерелгән суганчаларны, тукыма капчыкка тутырып, суыткычның аскы киштәсендә тота аласыз. Мартта суыткычтан алыгыз, суганчалар уяна башларга тиеш/
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев