Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Аһ, туган каумем газиз” дигән конкурс игълан ителде

100 мең сумга кадәр премия җиңү мөмкинлеге бар.

2021 ел - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында “ТАТМЕДИА” Акционерлык җәмгыяте филиалы “Казан утлары” журналы редакциясе, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә, татар телендәге әдәби әсәрләргә “Аһ, туган каумем газиз” дигән конкурс игълан итте.

Конкурска татар халкының тарихын, язмышын, телен һәм мәдәниятен тасвирлаган милли темага язылган әсәрләр кабул ителә. Алар татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларында басылмаган булырга тиеш. Конкурс 2021 елның 1 гыйнварыннан 10 декабрьгә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү - 17 декабрь көнне булачак. Иң яхшы әсәрләр “Казан утлары” журналында басылып чыгачак. Әсәрләр, авторның фотосы һәм анкеталар электрон почта аша җибәрелә. Электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru. Шулай ук, гаризада “Казан утлары” журналына 2021 елның беренче яки икенче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция фотосын (скан вариантын) да беркетергә кирәк.

Премияләр

“Повесть” номинациясе

1 урын - 100 мең сум

2 урын - 80 мең сум

3 урын - 60 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе - 20 шәр мең сум

“Хикәя” номинацияcе

1 урын - 50 мең сум

2 урын - 40 мең сум

3 урын - 30 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе - 15 шәр мең сум.

Мәктәп балалары арасында “Шигырь” номинациясе

1 урын - 12 мең сум

2 урын - 10 мең сум

3 урын - 8 мең сум.

Өч кызыксындыру премиясе - 5әр мең сум.

Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Конкурста катнашучыларның исемнәре билгеле булмый. Әсәр псевдоним белән имзалана, компьютерда Times Roman шрифтында 14 нче кегль белән җыела, юл арасы 1,5 интервал булырга тиеш. Конкурска әдәби әсәрләр басма рәвештә 3 (өч) нөсхәдә һәм электрон рәвештә тапшырыла.

“Повесть”, “Хикәя”, “Поэма”, “Шигырь”, “Повесть” (үсмерләр әдәбияты), “Хикәя” (үсмерләр әдәбияты), “Шигырь” (үсмерләр әдәбияты), “Хикәя” (балалар әдәбияты), “Шигырь” (балалар әдәбияты) буенча әдәби әсәрләр - 2021 елның 1 сентябренә кадәр; “Роман” номинациясе буенча - 2021 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен әдәби әсәрләр “ТАТМЕДИА” Акционерлык җәмгыяте филиалы “Казан утлары” журналы редакциясенә (420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) җибәрелә. Белешмәләр өчен телефон: (843)222-09-83. Автор турындагы белешмәләр (фамилиясе, исеме һәм атасының исеме: туган елы; яшәү урыны, телефон номеры һәм “Шәхси мәгълүмат турында “ 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә тапшырылган шәхси мәгълүматлар эшкәртүгә ризалык, шулай ук кыскача иҗат биографиясе) шул ук псевдоним белән имзаланып, ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Фото: казанутлары.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев