Татарстанда яшәүчене баласын үтерүдә гаепле дип таптылар
В республике

Татарстанда яшәүчене баласын үтерүдә гаепле дип таптылар

Суд Татарстанда яшәүче 25 яшьлек хатын-кызны саксызлык аркасында үз баласына үлем китерүдә гаепле дип таныды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе.

Фаҗига 2026 елның 10 июлендә булды. Югары Ослан районындагы дача йортында хатын дүрт айлык улын диванда йокларга яткырган. Нәтиҗәдә малай идәнгә егыла. Сабый тормышы белән туры килмәслек җәрәхәтләр алып, шунда ук үлә.

Суд хатын-кызга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде.


Нет комментариев