Теннис буенча ярышларда катнаштылар
Район яңалыклары

Теннис буенча ярышларда катнаштылар

23 октябрь көнне Әлмәттә балалар мәгариф-сәламәтләндерү үзәге командасы Татарстан Республикасының өстәмә белем бирү оешмалары арасында өстәл теннисы буенча укучылар Спартакиадасында катнашты.

Өстәмә белем бирү педагогы Вәлиуллин Айдар Илдар улы  остазлыгы астында балалар ярышларга әзерләнделәр һәм бердәм коллектив булып эшләргә өйрәнделәр. Теләче командасын  Һадиева Зарина, Якупова Диләрә, Исламов Аскар һәм Вәлиуллин Булат тәкъдим итте. Уеннар йомгаклары буенча кызлар командасы-3 нче, ә егетләр 4 нче урынны алды. Бу ныклык, дисциплина һәм бердәм хезмәт өчен лаеклы бүләк!  


Нет комментариев