Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авыл җирлекләрендә техник карау дәвам итә

11 май көнне Айдар авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тракторларына һәм аларның арбаларына техник карау уздырылды.

Шәхси хуҗалыкта булган техникаларның энәсеннән-җебенә кадәр Теләче районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров төзеклеген тикшерде. Баш инспектор иң беренче чиратта тракторларның документларын тикшереп, техниканың номерлары документтагы белән тәңгәл килүен карады. Болардан тыш инспектор карау уздырылучы техникада медицина аптечкасы, хәләкәт вакытында куелырга тиешле ике берәмлек билге, янгынга каршы сүндерү җайланмасы булуын тикшерде.

Хәмит Нәзиров белдергәнчә: "Барлык техникаларның да әзерлеге канәгатьләндерерлек, эшкә файдаланырлык."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев