Безнекеләр сынатмый
20 июнь көнне Апаста XIIIнче Театраль Сабантуй узды. Театраль Сабантуйның башы 2005 елга барып тоташа.
Әлеге бәйрәм Тинчурин театры башлангычы белән, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла башлый. Татарстандагы дәүләт театрлары артистларын бер мәйданга җыйган тәүге Сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында узган иде. Соңрак ул Арча, Питрәч, Саба, Буа районнарында, Чаллы, Казан шәһәрләрендә һәм соңгысы, ягъни уникенчесе Теләчедә узды. Быел эстафетаны Апас районы кабул итеп алды.
Башка Сабантуйлардагы кебек үк, Театраль Сабантуйда да төп игътибар милли көрәшкә бирелә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге бәйгедә якташ артистларыбыз да актив катнаша һәм уңышлы чыгыш ясый. Мәсәлән, быел Апаста узган Театраль Сабантуйда 70-80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан якташларыбыз, республиканың атказанган артистлары - Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Харис Хөснетдинов - икенче, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Илнар Низамиев - өченче урынга лаек булды. Икесе дә Кече Мирәтәк авылында (халык аны Бичер дип тә йөртә) туыпүскән егетләр. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Теләчедә узган Театраль Сабантуйда икенче бер якташыбыз, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм һәм комедия театры артисты, республиканың атказанган артисты Алмаз Фатхуллин (Олы Мишә авылы тумасы) абсолют батыр булып калган иде. Харис Театраль Сабантуйлар тарихында бер тапкыр абсолют батыр булып танылса, Алмаз исә - әлегедәй уңышка ике тапкыр иреште. Апаста узган Театраль Сабантуйда баш батыр булып, 80 килограммнан югары үлчәүдә көч сынашкан Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Нәфис Гайнуллин калган. Шунысы игътибарга лаек, Театраль Сабантуйларның абсолют батырлары елның-елында символик бүләк - тәкә һәм автомобиль белән бүләкләнә.
Фото: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев