Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күчмә Кубок “Агролак”та калды

6 март көнне муниципаль район Советының кече утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең февраль аенда терлекчелек тармагында куелган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә әлеге теманы яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәсхетдинов, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Марат Низамов, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте җитәкчесе Рафис Яхин, җаваплылыгы чикләнгән “Август – Теләче” ширкәте җитәкчесе Алмаз Хәйруллин чыгыш ясады.

Февраль аенда терлекчелек тармагында куелган хезмәт буенча авыл хуҗалыгы предприятияләре арасында үткәрелгән рейтингта беренче урыны кабат җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте яулады һәм Күчмә Кубок – Ат сыны аларда калды. Икенче һәм өченче урыннарга җаваплылыклары чикләнгән “Алан” һәм “Чулпан” ширкәтләре лаек булды. Дүртенче урында – җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте терлекчеләре. Бик күп саннар, фактлар яңгыраган, аргументлар китерелгән һәм анализларга бай киңәшмә турында сез тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев