«Киллер» китабы бестселлер булып танылды
2000 данә булып басылып чыккан тиражның 70% өлеше 2 атнада сатылып беткән.
Китапка ихтыяҗ зур, 2000 данә булып басылып чыккан тиражның 70% өлеше 2 атнада сатылып бетте, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең ваклап сату департаментында.
Детектив жанрында язылган «Киллер» повестенә укучылар да, профессиональ язучылар да уңай бәя бирде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сюжетның бирелешенә игътибар итте: «Җиңел әсәр сыман тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята: игелек барыбер, иртәме-соңмы, явызлыкны җиңә. Марат Кәбиров шушы бәхәсле хакыйкатькә ышандыра алган», — дип сөйләде ул «Татар-информ»га.
Китапны сатып алырга теләүчеләр әсәрнең сюжеты белән кызыксына. Ркаил Зәйдулла сюжет тетрәндергеч дип саный: «Зифаның балачагында киллер кереп, әти-әнисен һәм сеңлесен үтереп чыга. Үзе дә бәхетле очраклылыктан гына исән кала. Мондый фаҗиганы күз алдына китерсәң дә йөрәк өшеп китә. Зифа үтерүчене озак эзли һәм менә бер көнне… Юк, эчтәлекне сөйләмим әле, һәркем үзе укып тетрәнсен», — ди ул.
Теләчедә китап "Теләче" газеты редакциясендә сатыла. Адресы: Болынлык урамы, 6.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев