Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Район делегациясе «Агроволга 2021» күргәзмәсендә катнаша

1-3 июльдә Казан шәһәренең «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Агроволга 2021» күргәзмәсе уза.

Агроволга 2021 - экспоцентр мәйданчыкларында ачык һавада агросәнәгать күргәзмәсен һәм эшлекле форумны үз эченә алган комплекслы чара. Өч көнлек программада авыл хуҗалыгының казанышларын һәм яңа технологияләрен күрсәтү, тармак бизнес-бурычларын билгеләү һәм хәл итү өчен тәҗрибә алмашу һәм форматлар каралган.

Әлеге чарада безнең районнан Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә делегация катнаша.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та «Казан Экспо» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә булды. Анда ул чарада катнашучы компанияләрнең стендларын һәм экспозицияләрен карады, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, ул күргәзмәдә катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм — Кооператорлар көне (Халыкара кооперация көне быел 3 июльдә билгеләп үтеләчәк) белән тәбрик итте һәм быел Татарстан кулланучылар берлеге оешуга 105 ел тулачагын искәртте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев