Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Рябинушка» фольклор ансамбленең коллективы оешуга 35 ел тулды

2021 елның 7 мартында Ачы мәдәният йортында «Рябинушка» фольклор ансамбленең коллективы оешуга 35 ел тулуга багышланган иҗат кичәсе узды.

Ансамбльгә нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе - Ершова Любовь Александровна. 2017 елдан әлеге «Рябинушка» ансамбле җитәкчесе итеп Солтанова Лилия Ильяс кызы билгеләнде.
Яшь, талантлы, энергияле директор җитәкчелегендә коллектив яңа заманның сулышын тойды. Ансамбльнең репертуары сизелерлек яңарды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Рябинушка» үз чыгышларында җыр белән генә чикләнми. Чыгышларның төп өлеше — халык бәйрәмнәренә-Раштуага,  Масленица, Троицага багышланган театральләштерелгән тамашалар.
Бу кичтә ансамбльнең барлык катнашучыларына да рәхмәт сүзләре  Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Даут Солтангәрәй улы исеменнән яңгырады.
Концертта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез, ә «Рябинушка» ансамбленә уңышлар, яңа идеяләр һәм иҗади илһам телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев