Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан Хезмәт министрлыгы бу атнада өстәмә ял көне турында искә төшерде

Татарстан Президенты Указы нигезендә, 13 май - Ураза гаете эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Бу атна Татарстанда кыска эш атнасы була. 10 майдан тыш, татарстанлыларны тагын бер ял көне көтә, дип искә төшерә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты Указы нигезендә, 13 май - Ураза гаете эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Шул ук вакытта 12 май алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Быел Җиңү көне якшәмбегә туры килүен исәпкә алып, эш атнасы 11 майда башланды.

2021 елда май бәйрәмнәре 1 майдан 10 майга кадәр дәвам итте. РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 4-7 май көннәре эшләми торган көннәр дип игълан ителде. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында мондый озын яллар ел саен булмаячак, дип искәрттеләр.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев