Главные новости
Терлекләргә игътибарлы булыгыз!
683
0
0
Район ветеринария берләшмәсе эссе һава торышы тору сәбәпле терлекләрне саклау буенча киңәшләрен җиткерә.
Чамадан тыш эссе һава торышы беркемгә дә файдага түгел, әлбәттә. Эссе көндә кешеләргә генә түгел, мал-туарга да авырга туры килә. Югары температуралы һава торышы шартларында авылда мал тотып, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен бу - актуаль мәсьәләләрнең берсе. Шуңа күрә район ветеренария берләшмәсе хуҗалыкларга терлекләрне саклау буенча киңәшләрен җиткерә.
- Терлекләрне өзлексез рәвештә чиста һәм саф су белән тәэмин итәргә.
- Авыл хуҗалыгы терлекләре яши торган биналарны канэчкеч бөҗәкләргә каршы репеллент чаралары белән эшкәртергә.
- Кардаларда, җәйге лагерьларда һәм көтүлекләрдә күләгәле урыннар ясарга.
- Хайваннар бина эчендә торган очракта өстәмә рәвештә җилләтү, су сиптерү системалары, сулыкларда коену чараларын күрергә.
- Терлекләрне ашату рационын яңадан карарга һәм терлек азыгының энергетик туклылыгын арттырырга һәм минераль өстәмәләр кушарга киңәш ителә.
- Болардан тыш, эсселек һәм корылык сәбәпле, ашлык һәм терлек азыгы җитештерү кыенлашуын күзаллап, сыерларны эссе сугудан савымнарның кимүен дә алдан исәптә тотып эш итү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев