Уңайлы мохит тудырыла
“Безнең ишегалды” программасы нигезендә район үзәге Теләчедә өч күпфатирлы йортның ишегалдында тулы куәткә төзекләндерү эшләре бара.
Өченче ел рәттән республикада, шул исәптән районда, күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” дип исемләнгән һәм биш елга исәпләнгән яңа республика программасы эшләп килә.
Бу көннәрдә “Безнең ишегалды” программасы нигезендә Теләче авылының Кооперативная урамындагы 3, Ленин урамында урнашкан 64, һәм Яшьләр урамындагы 8,11 нче номерлы күпфатирлы йортларның ишегалларында тулы куәткә төзекләндерү эшләре алып барыла. Кооперативная һәм Ленин урамнарында урнашкан йортлар янына чүп-чар җыю өчен заманча контейнерлы мәйданчыклар, тротуар, автомобиль кую урыны ясалачак, эскәмияләр, баганаларга фонарьлар куелачак. Ә Яшьләр урамында, болардан тыш, канализация чокырына таба юл да салыначак, балалар мәйданчыгы да ясалачак.
18 июнь көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин белән күпфатирлы йортларның ишегалларында барган төзекләндерү эшләренең барышы, башкарылган эшнең күләме һәм сыйфаты белән танышып, әлеге йортларда яшәүчеләр белән очрашып сөйләште. Очрашуда төзекләндерү эшләрен алып баручы җаваплылыгы чикләнгән “Прогресс” ширкәте прорабы Руслан Хәлиуллин да катнашты. Мисал өчен, санап үтелгән күпфатирлы йортлар янәшәсендә 47 см тирәнлектә җир катламы алынып, ком, вак таш түшәлә, тиздән асфальт җәеләчәк. Кыскасы, мәгълүм программа нигезендә биредә яшәүчеләр өчен уңайлы мохит тудырыла. Яшьләр урамындагы йортлар янәшәсендә балалар мәйданчыгы да ясалачак.
Былтыр республика программасы нигезендә районда 7 ишегалды төзекләндерелгән иде. Алар - Теләче авылының Дальняя урамындагы 11а, Ленин урамындагы 68, 91, Үзәк бистәсенең Хаҗиев урамында урнашкан 4,6 һәм 8,10 номерлы күпфатирлы йортлар һәм Шармыш авылындагы 60 нчы номерлы йорт ишегалды. Авылларда да, Теләчедәге кебек, ишегалларындагы юллар, тротуарлар һәм керү юллары төзекләндерелде, автомобиль кую урыннары ясалды, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырылды, чүп-чар җыю өчен заманча контейнерлы мәйданчыклар ясалды, яшелләндерү алып барылды, яктырту системалары урнаштырылды һәм яңартылды. Төзекләндерү эшләре июль аеның 15 нче числосына кадәр дәвам итәр дип көтелә. Районда 2024 елга кадәр 12 ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев