Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үзәккә үткән корылык: быелгы уңышны саклап калып булырмы?

Җәй быел май уртасында ук башланды дисәк тә, ялгыш булмас. Бүгенге корылык шартларында авыл хуҗалыгы ничек яши? Бу корылык нәрсәгә китерергә мөмкин?

Кояш кыздыра, яңгыр юк. Июнь башларында давыллап килеп, яңгыры да, бозы да явып үткәндәй булды анысы, тик бөтен җирдә дә түгел.

Чәчү чәчкәннән бирле бер генә яңгыр тамчысы да төшмәгән районнар бар. Җирдә дым булмау үсемлекләргә зур зыян китерә. Татарстанның Алексеевск һәм Яшел Үзән районнарында дым күләме җитәрлек булган, ә менә Кукмара, Лаеш, Әлмәт һәм Мөслимдә хәлләр бигрәк тә мөшкел, диелгән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында. 

Теләче районы Шәдке авылындагы КФХ җитәкчесенең ире Марат Шәйхетдинов та хәлләрнең катлаулылыгы турында сөйләде:

- Арпа бөтенләй үлде, бодайның иртәрәк чәчкәне өлгереп маташа. Печән булмагач, нишлисе булыр, ул терлекләрне ничек карап чыгарбыз. Яңа елда гына үгезләр алган идем, шуңа узган елдан калган запасларым да юк. Бәясе дә булмас быел, сатарга әйбер юк бит. Булса, сатып булмый, бәясе кыйммәт булса, сатарга әйбере булмый. Үземә җитәрлек булыр инде, печәне генә юк. Әзрәк яңгырлар яумасмы, икенче тапкырын җыеп алыр идек. Бездә әле бер тапкыр әйбәтләп яңгыр явып үтте, менә шул коткарды, — ди ул. 

Метеорологлар яңгырлар вәгъдә итмәсә дә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүген туган вәзгыятьтән чыгу юлларын эзли, яңгыр явып хәлләрне яхшыга үзгәрүеннән дә өметен өзми алар. Корлык белән килеп туган хәлләр турында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов:

- Бүгенге вәзгыять 2010 елгы белән чагыштырып караганда яхшырак. Терлек азыгы әзерләү буенча хәзерге вакытта артта — беренче чаптырылган печән бик аз булды. Кукуруз өлгерәсе бар, аңа зур өметләр баглыйбыз. Явым-төшем булыр дип көтәбез һәм күп кенә хуҗалыкларның узган елдан калган терлек азыгы запаслары бар. Җитмәгән очракта, читтән кертү дә каралачак, — дип белдерде.

Элегрәк 38 муниципаль районында, шул исәптән Теләче районында да, аномаль һава температурасы белән бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелү турында хәбәр иткән идек.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев