Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Алтын мыек (золотой ус)

Күптөрле шифалау сыйфатына ия булган алтын мыек (золотой ус) үсемлеген халыкта бүлмә женьшене дип йөртәләр. Алтын мыек үсемлеге биогенлы стимулятор булып тора. Билгеле булганча, организмга биогенлы стимуляторны кертү, кеше организмында матдәләр алмашы процессын яхшырта. ә бу, үз чиратында, күп кенә авыруларны дәваларга ярдәм итә. Шунлыктан бу үсемлекне дару гөле буларак...

Күптөрле шифалау сыйфатына ия булган алтын мыек (золотой ус) үсемлеген халыкта бүлмә женьшене дип йөртәләр.

Алтын мыек үсемлеге биогенлы стимулятор булып тора. Билгеле булганча, организмга биогенлы стимуляторны кертү, кеше организмында матдәләр алмашы процессын яхшырта. ә бу, үз чиратында, күп кенә авыруларны дәваларга ярдәм итә. Шунлыктан бу үсемлекне дару гөле буларак үстерәләр һәм кулланалар.

Алтын мыек җылы һәм яктылык яратучан үсемлек. Кышын аз-азлап су сибәргә кирәк, әмма туфракны корытырга ярамый.
Яхшы үссен өчен гөлне кәсле җирдән, ком кушылган черемәдән торган җир катнашмасына утыртырга киңәш ителә. Җәй көне балконда тоту файдалы булачак. Сабагы нечкә һәм озын булып үссә, терәк куегыз.

Әгәр дә үсемлектә көрәнсу яфраклар барлыкка килсә, сез аны дөрес тәрбияләмисез дигән сүз. Тукландыргыч матдәләр җитмәү, бик кызу кояш яктысы яисә су җитмәүчәнлек моңа сәбәп булырга мөмкин. Көчле үсеш чорында алтын мыекны бүлмә гөлләре ашламасы белән тукландырырга кирәк. ә ачык туфракта үсемлекне тагын көл катнашмасы, тирес белән тукландыру һәм җирне даими дымлы тоту сорала. Шул кагыйдәләрне үтәгән очракта сез бик файдалы дару үсемлеге үстерәчәксез.

Без барыбыз да әфлисун ашарга яратабыз, ә әфлисун төнәтмәсе ярдәмендә бүлмә гөлләренең яфрагын ялтыратырга һәм талпан тозагыннан коткарырга мөмкин икәнлеген белмибез. Моның өчен биш-алты әфлисун кабыгын кайнап торган (2-2,5 литр) суга салып, каплагыз. ә иртән согын чыгарып, кабыкларны изгәләп алып ташлагыз. Аннары шул әфлисун төнәтмәсен гөл яфракларына, тәрәзә төбенә һәм чүлмәктәге туфракка бөркегез. Шул рәвешле бер-ике тапкыр сиптергәч, талпаннан зарарланган гөл сәламәтләнеп калачак, ә яфраклары ялтырап китәчәк.

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев