Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

БАЛАЛАРНЫҢ ҮЗ ЧӘЕ

Балалар өчен дә дару үләннәре файдалы. Тик бу очракта иң беренче чиратта табиб белән киңәшләшергә кирәк. (Сабыйларга дару үләннәре күбесе ярамый.) Кайбер балаларда теге яки бу матдәгә аллергия булырга мөмкин. Кайсы очракта нинди киңәш ителә соң? Иммунитетны ныгыту өчен: - ромашка, гөлҗимеш, женьшень, дүләнә (боярышник), юкә чәчәге, кычыткан, сары мәтрүшкә,...

Балалар өчен дә дару үләннәре файдалы. Тик бу очракта иң беренче чиратта табиб белән киңәшләшергә кирәк. (Сабыйларга дару үләннәре күбесе ярамый.) Кайбер балаларда теге яки бу матдәгә аллергия булырга мөмкин. Кайсы очракта нинди киңәш ителә соң?

Иммунитетны ныгыту өчен:
- ромашка, гөлҗимеш, женьшень, дүләнә (боярышник), юкә чәчәге, кычыткан, сары мәтрүшкә, эхинацея, лимонник яхшы. Бу үләннәрне сезонга карап: салкын һава торышы башлангач яки вируслар активлашканда бирергә кирәк.
Тынычландыру өчен:
- мелисса, бөтнек, мәтрүшкә, шалфей, колмак күркәсе файдалы. Аллергия булмаган очракта, үләнле чәйгә бал да кушарга мөмкин. Бу үсемлекләр нерв системасын ныгыта, димәк, бала тынычлап йокыга китсен өчен яхшы булачак.
Салкын тиеп авырганда:
- үги ана яфрагы, татлы тамыр, бака яфрагы, чамбыр (чабрец). Бу үләннәр яшь аналарның күбесенә таныш, чөнки алар салкын тиеп авырганда элек-электән кулланылган. Чынлап та, алар какырыкны чыгарырга булышалар, бактерицид үзлеккә ия.

http://magarif-uku.ru/ulen-cheene-kuchebez/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев