Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Чуен табаны ничек чистартырга?

Чуен табага ныклап сеңгән көекне тазартуы күңелле эш түгел, әмма кул астындагы чаралар белән аны ялтыратып була. Тик эшкә тотыныр алдыннан кулга перчатка кияргә онытмагыз. Әгәр табага көек ныклап сеңмәгән булса, су салып җебетергә куярга кирәк. Аннан соң табаны эре тоз белән ышкып тазартканнан соң, сыек юу эремәсе салып губка...

Чуен табага ныклап сеңгән көекне тазартуы күңелле эш түгел, әмма кул астындагы чаралар белән аны ялтыратып була.
Тик эшкә тотыныр алдыннан кулга перчатка кияргә онытмагыз. Әгәр табага көек ныклап сеңмәгән булса, су салып җебетергә куярга кирәк. Аннан соң табаны эре тоз белән ышкып тазартканнан соң, сыек юу эремәсе салып губка белән юып төшерергә кирәк. Әгәр табаның тышкы ягын тазарта алмасагыз, көеккә каршы дип махсус тәгаенләнгән махсус чараларны кулланыгыз.
Майлы корым сеңгән чуен табаны кул астында булган чаралар ярдәмендә дә яңартып була. 500 грамм кальцийлы содага бер-ике шешә канцелярия җилеме, кер сабыны кырып салыгыз һәм бергә кушып болгатыгыз. Табаны иркен савытка утыртыгыз һәм өстенә күмелгәнче әлеге катнашманы коегыз. Көек куба башлаганчы берничә сәгать кайнатыгыз. Аннан соң табаны каты щетка һәм губка белән юыгыз. Көектән котылуның тагын да бер нәтиҗәле ысулы-табаны духовкада яки учак өстендә кыздырырга кирәк. Югары температурада каткан корым куба башлаячак һәм таба яңа гына кибеттән сатып алган төсле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев