Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Әфлисун кабыкларыннан варенье (рецепт)

Әфлисун кабыкларын ташларга ашыкмагыз. Варенье кайнатыгыз! Әфлисун кабыкларын озынча итеп ваклап турыйлар, салкын сулы пыяла банкага салып, бер-ике көн тоталар. Суны тәүлеккә бер-ике мәртәбә алыштыралар. Шуннан соң әфлисун кабыкларын йомшарганчы кайнаталар да иләккә яки тишекле чүмечкә салып куялар. Шул ук вакытта варенье кайнатасы тазда яки икенче савытта сироп кайнаталар (1...

Әфлисун кабыкларын ташларга ашыкмагыз. Варенье кайнатыгыз!

Әфлисун кабыкларын озынча итеп ваклап турыйлар, салкын сулы пыяла банкага салып, бер-ике көн тоталар. Суны тәүлеккә бер-ике мәртәбә алыштыралар. Шуннан соң әфлисун кабыкларын йомшарганчы кайнаталар да иләккә яки тишекле чүмечкә салып куялар.

Шул ук вакытта варенье кайнатасы тазда яки икенче савытта сироп кайнаталар (1 стакан кабыкка 1/2 стакан шикәр һәм 2 аш кашыгы су). Әзерләнгән кабыкларны, сиропка салып кайнатып чыгаргач, уттан алалар, 5-6 сәгатьтән яңадан кайнатып суыталар, шуннан соң җиләк вареньесын кайнаткан төсле үк кайнатып бетерәләр. Нәкъ шулай итеп лимон кабыкларыннан да варенье кайнатырга мөмкин.

Тәмле булсын!

Казан утлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев