Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Гөлләр миңа, саумы-саумы, диләр...

Тәрәзә төбендә үскән гөлләр һәрчак сөендереп, күзләрне иркәләп торсын дисәгез, алар турында аеруча кайгыртырга кирәк.

Гөлләр тар чүлмәктә, тәрәзә пыяласы аша төшкән саран кояш нурларына да риза булып үсә. Ләкин туфракта ашлама җитешми башласа, алар шунда ук “холыксызлана” башлый. Шуңа күрә гөл сәламәт булып үссен, күпереп чәчәк атып утырсын дисәгез, аны үз вакытында һәм тиешенчә ашларга кирәк.

 

Ашлама сыйфатында гөлләр өчен файдалы булырдай аш-су калдыкларыннан да файдаланырга мөмкин.

 

* Ит юган суны гөл төпләренә сипсәң, хәтта үлеп баручы гөлләр дә терелә.

 

* Әрчелмәгән бәрәңге пешкән су — гөл өчен менә дигән азык.

 

* Гөлчәчәк, яки башка гөл чүлмәгенең төбенә банан кабыгы салыгыз. Ул бүлмә гөлләрен магний, кальций, фосфат, кварц һәм натрий белән тәэмин итә.

 

* Гөлләрне ачы сөт ризыклары белән дә ашлыйлар.

 

* Туфракка чәй, кәһвә чүбе өстә­сәң, алар, череп, туфракны йомшарта һәм баета.

 

* Йомырка кабыгы — кальций чыганагы. Аны кәһ­вәтарткыч аша үткәреп, минерал ашламаларга кушарга кирәк. Мондый ашлама зур гөлләр өчен файдалы.

 

* Гөлләр тынычлык та сорый. Аларны төрле ашламалар белән тукландыру бик еш башкарылмаска тиеш.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев