Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Гөмбә белән кыздырылган бәрәңге

Кирәк булалар: -бәрәңге – 5 данә; - зур суган – 1 данә; - сарымсак – 1 тырнак; - гөмбә – 300 грамм; - май – нинди булса да ярый; - тоз, борыч – тәм буенча.

Зур табаны кыздырабыз, май салабыз. Бәрәңгене салам формасында турыйбыз, табага салабыз.

Гөмбәләрне яртыга бүләбез, суганны ярымбоҗра формасында нечкә итеп турыйбыз. Бәрәңгене әйләндермичә, асты алтын төскә кергәнче кыздырабыз. С

уган һәм гөмбә салабыз, бутыйбыз. Тоз, борыч сибәбез, 5 минуттан тагын бутыйбыз, сарымсак өстибез һәм әзер булганчы кыздырабыз.

Тозлы кыяр яки кәбестә белән табынга бирергә була.

Чыганак:#ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев