Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

“Җиңел аш”

Рецепт. Кирәк 2-3 тырнак сарымсак кушып үткәрелгән ярты килограмм фарш Ярты кг кәбестә 1 уртача зурлыктагы кишер 3-4 бәрәңге 1 суган Ярты аш кашыгы тоз 1.Башта салкын суга салып фрикаделькаларны кайнатып чыгарабыз.Әйбәт итеп туртасын җыябыз. 2. Туртасын җыеп бетергәч, эре тишекле кыргычтан чыгарылган кәбестә, арытаба уртача зурлыктагы кыргычтан чыгарылган кишер...

Рецепт.

Кирәк
2-3 тырнак сарымсак кушып үткәрелгән ярты килограмм фарш
Ярты кг кәбестә
1 уртача зурлыктагы кишер
3-4 бәрәңге
1 суган
Ярты аш кашыгы тоз
1.Башта салкын суга салып фрикаделькаларны кайнатып чыгарабыз.Әйбәт итеп туртасын җыябыз.
2. Туртасын җыеп бетергәч, эре тишекле кыргычтан чыгарылган кәбестә, арытаба уртача зурлыктагы кыргычтан чыгарылган кишер салабыз һәм ашны кайнатып чыгарабыз.
3. 5 минуттан озынча итеп туралган бәрәңге һәм шакмаклап туралган суган салабыз һәм тагын кайнатып чыгарабыз. Шулай ук, ярты аш кашыгы тоз да салып җибәрәбез.
4. Ашны 20 минут чамасы талгын утта кайнатабыз.
5. Җиңел аш әзер. Кипкән укроптыр, петрушкадыр кебек тәмләткечләр салып табынга бирәбез.
Шунысын да әйтим, җәй көне пешергәндә, мин бу ашка свежий кыяр белән помидор да салып җибәрәм. Алай да тәмле була.
Ашларыгыз тәмле, күңелләрегез һәрчак күтәренке булсын, дуслар!


Венера МӘҖИТОВА.

Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X