Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

“КОЯШКАЙ” ТОРТЫ

Корж өчен: 1 йомырка, 1 банка куертылган сөт, 3 стакан он, 1 чәй кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы. Крем өчен: 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы он, 2 стакан сөт, 20 г ванильле шикәр, 200 г атланмай, 1 аш кашыгы какао (булмаса да ярый). Бизәү...

Корж өчен: 1 йомырка, 1 банка куертылган сөт, 3 стакан он, 1 чәй кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы.
Крем өчен: 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы он, 2 стакан сөт, 20 г ванильле шикәр, 200 г атланмай, 1 аш кашыгы какао (булмаса да ярый).
Бизәү өчен: консервланган шәфталу (персик), миндаль чикләвеге.
Корж ясау өчен йомырка, куертылган сөт, он, сүндерелгән чәй содасын кушып болгатырга. Табаны атланмай белән майларга кирәк. Коржларны җәеп, 3-4 минут тирәсе духовкада пешерергә. Минем 8 корж чыкты.
Крем ясау өчен йомыркага шикәр комы һәм ванильле шикәр кушып тугларга. Аннан он салып болгатырга. Болгатуны дәвам итеп, сөт өстәргә. Талгын утка куеп, болгатып торырга. Куерганчы ут өстендә тотарга, кайный башлау белән уттан алырга, аннан атланмай салып болгатырга һәм коржларга ягарга. Тортны шәфталу, чикләвек белән бизәргә. Табынга чыгарганчы бер сәгатькә суыткычка куярга.

Чыганак: https://vk.com/tamletamak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев