Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

КЫЗДЫРЫЛГАН КАМЫРЛЫ БАЛЫК

500 г әзер балык ите 5 аш кашыгы он 3 аш кашыгы үсемлек мае ярты лимон 2 йомырка ярты стакан кайнаган су кыздыру өчен 100 г май


Башта камыр әзерлибез. Тирән эчле савытта онны тоз һәм үсемлек мае белән болгатабыз, ярты стакан җылы су өстибез һәм, төерләре калмасын өчен, тагын яхшылап туглыйбыз. Камырлы савытны томалап куеп торабыз.

Балык итен 1 см киңлектәге һәм 5—7 см озынлыктагы кисәкләргә турыйбыз, тоз, ваклап тураган яшел үләннәр, борыч сибәбез. Балык өстенә лимон согын сыгабыз, 1 кашык үсемлек мае кушабыз һәм болгатып 15—20 минутка куеп торабыз.

Камырга күпертелгән 2 йомырка агы кушабыз. Балыкның һәр кисәген чәнечке белән алып, камырга тыгып алабыз һәм кәстрүлдәге кызган майга салабыз. Балык кисәкләре май белән каплансын өчен болгаткалып торабыз.
Чыганак:#ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев