Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Лимон согы сөртеп карагыз

Бит тиресен ялтыратасыз килсә, лимон согы сөртеп карагыз. Проблемалы тирене дә лимон согы белән чистартырга була. Берничә көннән соң тирегезгә икенче төс керәчәк. Чәчләрегез матур булып күренсен дисәгез, 50 мл лимон согын 150 мл суга салып болгатырга да, юылган чиста чәчләрне чайкатырга. Чәчләрне кояш астында киптерәсез икән, нәтиҗәсе тагын да...

Бит тиресен ялтыратасыз килсә, лимон согы сөртеп карагыз. Проблемалы тирене дә лимон согы белән чистартырга була. Берничә көннән соң тирегезгә икенче төс керәчәк.

Чәчләрегез матур булып күренсен дисәгез, 50 мл лимон согын 150 мл суга салып болгатырга да, юылган чиста чәчләрне чайкатырга. Чәчләрне кояш астында киптерәсез икән, нәтиҗәсе тагын да яхшырак булачак.

Савытка 200 мл кайнар су салырга. Кул пешәрлек булмасын. Шуңа ярты лимон согы сыгып, кулларыгызны 5 минут чамасы тыгып торыгыз. Болай эшләү тырнаклар өчен файдалы.

Тән тиресендәге тапларны бетерү өчен лимон согы сөртергә мөмкин. 10 минуттан соң җылымса су белән юарга кирәк.

Чыганак: Көмеш кыңгырау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев