Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

“Совет иленнән сәлам!” пирожные

Бу пирожныйны, гадәттә, "баллы колбаса" дип йөртәләр. Мин аларга үземчә "Совет иленнән сәлам!" дип исем куштым. Ни өчен дигәндә, мондый төр пирожныйларны совет чорында (ә мин нәкъ совет илендә туганмын!) еш ясыйлар иде. Шуның тәме искә төште дә, рецептын Интернеттан эзләп табып, үзем дә пешереп карарга булдым. Бик тәмле килеп...

Бу пирожныйны, гадәттә, "баллы колбаса" дип йөртәләр. Мин аларга үземчә "Совет иленнән сәлам!" дип исем куштым. Ни өчен дигәндә, мондый төр пирожныйларны совет чорында (ә мин нәкъ совет илендә туганмын!) еш ясыйлар иде. Шуның тәме искә төште дә, рецептын Интернеттан эзләп табып, үзем дә пешереп карарга булдым. Бик тәмле килеп чыкты. Рецептын сезнең белән дә уртаклашыйм әле.

Кирәк:400 грамм коры печенье; 150 грамм эретелгән ак май; бер банка куертылган сөт; 2-3 аш кашыгы какао;

Эш барышы1. Коры печеньене иттарткычтан чыгарабыз.

2. Ингредиентларның барысын бергә бутыйбыз да, колбаса сыман формалаштырып, полиэтилен капчыкка салабыз һәм төнгелеккә суыткычка куябыз .Иртәнгә инде тәмле "колбаса"лар әзер дә була. Совет илендә туганнарга (тумаганнарга да!) бу пирожныйларны мотлак рәвештә эшләп карарга киңәш итәм! Шушы рецепт буенча кәнфит кебек тәмле пирожныйлар килеп чыга!

Венера МӘҖИТОВА.

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X