Ташкабактан ананас ясыйбыз
Хуҗабикәләр колагына

Ташкабактан ананас ясыйбыз

Кирәк: 1 кило чистартылган ташкабак, 350 гр иң арзанлы ананас согы, 0,5 стакан шикәр комы, 2/3 чәй кашыгы лимон кислотасы, пычак очына элеп ванилин. Ташкабакны юып, кабыгын чистартабыз, уртасын алабыз. Кәстрүлдә барлык ингредиентларны кушабыз. Туралган ташкабакларны сиропка салып, болгата-болгата, 15 минут кайнатабыз. Тиешле вакыт үткәч, стерильләшкән банкаларга салып, өстенә сироп...

Кирәк: 1 кило чистартылган ташкабак, 350 гр иң арзанлы ананас согы, 0,5 стакан шикәр комы, 2/3 чәй кашыгы лимон кислотасы, пычак очына элеп ванилин.

Ташкабакны юып, кабыгын чистартабыз, уртасын алабыз. Кәстрүлдә барлык ингредиентларны кушабыз. Туралган ташкабакларны сиропка салып, болгата-болгата, 15 минут кайнатабыз. Тиешле вакыт үткәч, стерильләшкән банкаларга салып, өстенә сироп коеп, капкач каплап төреп куябыз.


Нет комментариев