2026 елның беренче тугыз ае йомгаклары буенча Татарстан башкаласында сәнәгать җитештерү күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1 процентка кимегән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
«Шәһәр икътисады структурасында иң зур чагыштырма авырлыкны элеккечә үк сәнәгать алып тора. Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвар – сентябрь айларында тулаем ил буенча сәнәгать җитештерү түбән динамика күрсәтте», – дип билгеләп үтте Шакиров.
Шул ук вакытта, позицияләрне югалту турында сүз бармый, ди докладчы: үзебездә җитештерелгән сәнәгать товарларын төяп җибәрү күләме 647 миллиард сум тәшкил иткән һәм узган ел дәрәҗәсеннән 1,2 процентка арткан.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев